news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры артистлары Себердә унике көн эчендә ике спектакльне егерме тапкыр күрсәткән

Кариев театры коллективы Себер якларыннан гастрольдән кайтты.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге Татар Дәүләт яшь тамашачы театрының бер труппасы Себер якларыннан гастрольдән әйләнеп кайтты, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Артистлар Новосибирск, Томск, Омск өлкәләре, Барнаул крае авыллары һәм шәһәрләрендә “Гашыйклар утравы” (Р. Сәгъди) спектаклен һәм кечкенә тамашачыларга “Керпе малае дуслар эзли” (Р. Корбан) әкиятен күрсәтте.

Гастрольләр 15-26 ноябрь көннәрендә узды. Артистлар унике көн эчендә ике спектакльне егерме тапкыр күрсәткән.

Коллектив “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында хәрби частьләрдә дә чыгыш ясады. Билгеле булганча, бу проект театр тарафыннан 2014 елда тормышка ашырыла башлап, ул Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан да киң яклау тапкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100