news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры «Арлекин» фестиваленең махсус премиясенә лаек булды

Кариев театры «Арлекин» фестиваленең махсус премиясенә лаек булды
оештыручылар

Кичә, 26 апрельдә, Санкт-Петербург шәһәрендә XX «Арлекин» Россия Милли театр премиясенең бүләкләү тантанасы булды. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Камыр батыр» спектакле (режиссеры Марфа Горвиц) жюриның махсус премиясенә лаек дип табылды.

Мәртәбәле «Арлекин» дипломы «Балалар һәм яшьләр театрында заманча яңа сәнгати алымнарны эзләгән һәм кулланган өчен» тапшырылды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Камыр батыр» әкияте буенча сәхнә әсәре танылган драматург Алексей Житковский җитәкчелегендә «Бер әкият лабораториясе» кысаларында балалар белән бергә иҗат ителде. Нәкъ менә балалар халык әкиятенә яңа сулыш өрде. Фестивальнең жюри әгъзалары «Камыр батыр» спектаклен бүләкләгәндә дә шул үзенчәлекне ассызыклады.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Театр – балаларга» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштерелде.

Бу – Кариев театрының «Арлекин»да икенче тапкыр катнашуы. XVIII «Арлекин» театраль фестивалендә «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен» фестиваль дирекциясенең махсус премиясенә ия булган иде. Шулай ук «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образлары өчен Эльдар Гатауллин җиңү яулады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100