news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры архив спектакльләрен онлайн карарга тәкъдим итә

Театр бүген 16.00 сәгатьтә Ренат Харис әсәре буенча куелган “Илдус Windows” спектаклен күрсәтәчәк.

Кариев театры архив спектакльләрен онлайн карарга тәкъдим итә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Кариев театры үз архивындагы иң кызыклы балалар спектакльләрен онлайн карарга чакыра. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Театр үз спектакльләрен билгеләнгән вакытта онлайн карарга тәкъдим итә. «Ютуб канал сылтамасы профильдә биреләчәк, яңалыкларны күзәтеп барыгыз», — диелгән хәбәрдә.

Театр бүген 16.00 сәгатьтә Ренат Харис әсәре буенча куелган «Илдус Windows» спектаклен күрсәтәчәк. 31 мартта Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча куелган «Кышкы әкият» тәкъдим ителәчәк. 2 апрельдә Хәбир Ибраһимның «Ак Барс маҗаралары», 7 апрельдә Мансур Гыйләҗевның «Ничек миллионер булырга?» спектаклен карарга мөмкин булачак.

Спектакльләрнең барысы да 16.00 сәгатьтә күрсәтелә.

Онлайн карарга тәкъдим ителгән спектакльләр хәзерге вакытта репертуарда юк.

  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм чараларны күчерү турындагы боерыгы нигезендә Кариев театры да 15 апрельгә кадәр планлаштырылган барлык чара һәм спектакльләрне кичектерде. Театрның апрельдә булырга тиешле Мәскәү гастрольләре дә май аена күчерелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100