news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры Алабугада "Алхимик" спектаклен тәкъдим итә

Әлеге әсәр Флюра Янышева һәм Ренат Әюпов инсценировкасы, Рабит Батулла тәрҗемәсе.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Пауло Коэльоның «Алхимик» әсәре буенча куелган маҗаралы сәяхәте белән Алабуга шәһәренә юл тотты. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге әсәр Флюра Янышева һәм Ренат Әюпов инсценировкасы, Рабит Батулла тәрҗемәсе.

"Алхимик" спектакле шушы замана афәте - наркоманиядән котылу юлларын эзләргә өнди, наркотиклар куллануның фаҗигага алып баруын кисәтә.

Исегезгә төшерәбез: театрның Актаныш районында гастрольләре дәвам итә. Бүген актанышлылар «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан) һәм «Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) спектакльләрен карый алачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot