news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры «Ал җилкәннәр» спектакленең ачык репетициясен күрсәтте

Кариев театры «Ал җилкәннәр» спектакленең ачык репетициясен күрсәтте
Абдул Фархан

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры киләсе 36 нчы сезонда тамашачыны «Ал җилкәннәр» спектакле премьерасы белән сөендерәчәк. Шул уңайдан театр коллективы журналистларны спектакльнең ачык репетициясенә чакырды.

Баш геройлар - Ассоль белән Грэй хикәяте Кариев театры сәхнәсендә гадәти булмаган форматта тәкъдим ителде: тамашачы үзе дә спектакльдә катнашучыга әйләнде, зал диңгезгә әверелде, аудио һәм визуаль технологияләр, электрон музыка һәм табигать тавышлары белән кушылып, тылсымлы мохит барлыкка килде, пластик сәхнәләрне театр училищесының беренче курс студентлары башкарды.

Актриса Лилия Низамиева әйтүенчә, училищеда укыган студентлар Ренат Әюповта практика үткән. «Бу спектакль – Ренат абыйның эше», - дип билгеләп үтте ул.

«Спектакльдә 15-16 яшьлек балалар уйнарга тиеш. Яшьләр ролен яшь буын уйнарга тиеш. Яшьләрдән килгән энергия тамашачылар белән кушылырга тиеш. Шуңа күрә мин студентларга мөрәҗәгать иттем. Кариев театры артистлары бу тәҗрибәгә бер дә каршы килмәде. Спектакль яңартылачак, шомартылачак», - диде спектакльнең режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Татарстанның халык артисты Венера Шакирова фикеренчә, премьера алдыннан ачык репетицияләр ясау – яхшы тәҗрибә. «Бу яшьләр өчен чыныгыр өчен дә бик яхшы. Спектакльнең бизәлеше турында да әйтәсем килә: шулкадәр күп хезмәт, күп фантазия кертелгән. Театрга рәхмәт! Баш рольне башкарган Искәндәр Низамиевка да бик сөендем, аның бу театрда дебюты», - диде ул.

Спектакльнең сценографы, рәссамы Анна Новикова сүзләренчә, Ренат Әюпов бу әсәрне күптән куярга ниятләгән.

«Бервакыт ул миннән «Ак җилкәннәр» әсәренә мөнәсәбәтемне сорады. Әсәрдә миңа Ассольнең позициясе аңлашылмый иде, ул ак атка атланган принцның килгәнен көтәме? Могҗизаны озак көтәргә мөмкин, хәзерге заман өчен актуаль булмаган образ булыр иде ул. Режиссер белән әсәр өстендә эшли башлангач, мин әсәрне игътибар белән укып чыктым. Ассольдә үземә бик якын сыйфат таптым: ул ал җилкәннәрне көтеп кенә калмый, көнкүреш эшләрендә дә катнаша: уенчыклар ясый, һәрвакыт үз мөмкинлекләрен арттырырга тырыша, уенчык көймәләрнең хәрәкәт итүен тели», - диде рәссам.

Анна Новикова өчен текстта шушы деталь мөһим булып тоелган. «Ассоль - хыялга ышанган һәм камиллеккә омтылган иҗатчы. Аның иҗаты - ул үзе тудырган могҗиза. Һәм Артур Грэй могҗизаны үз куллары белән ясый. Безнең спектакль шул турыда. Әкият дөньясын Ассоль, һәм аның иҗаты белән бәйләргә теләдем, бу минем өчен бик мөһим иде. Шулай итеп, тамаша залы киңлегендә абстракт фигуралар барлыкка килде - корабль, Айсберг һәм табигать мотивлары. Ә тамаша залы диңгезгә әверелде», - диде ул.

Аның фикеренчә, спектакльдә утның дөрес куелышы да зур әһәмияткә ия. «Спектакльдә ут куелгач, барысы да җанланып китте. Евгений Ганзбургка мин бик рәхмәтле. Спектакльдә күп нәрсә – коллектив эш, режиссер уйлап чыгарган әйберләр. Мәсәлән, финалда ул ал җилкәннәр куярга тәкъдим итте. Бу безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе, Ренат Хәсәнович тәкъдим итә, мин үзгәртәм, җиренә җиткереп эшләп бетерәм. Шунысына сөенәм: театрда профессионаллар эшли, алар бик тәҗрибәле, талантлы», - диде Анна Новикова.

Театрның әдәби-драматургия өлеше җитәкчесе Ләйсән Алексеева спектакльнең рәсми премьерасы 2-3 сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында булачагын әйтте.

  • Александр Гринның «Ал җилкәннәр» повесте моннан нәкъ йөз ел элек – 1923 нче елда язылган. «Ал җилкәннәр ул – символ, метафора, фантазиянең чынбарлыкка әйләнүе. Бу спектакль кешенең акылы, хезмәте тудыра. Грэй ал җилкәннәрне тылсымлы таякчык ярдәмендә барлыкка китерми. Хыяллар чынга аша, бары тик ышанырга һәм ул хыялны якынайту өчен кулдан килгәнчә тырышырга гына кирәк», - диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
  • Спектакльнең жанры феерия дип билгеләнелгән. Спектакль «Бердәм Россия» грантына куела. «Ал җилкәннәр» повесте буенча инсценировканы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова ясаган. Композитор – Йосыф Бикчәнтәев.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100