news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры актрисалары күкрәк билгеләре белән бүләкләнде

«Бүләкне алганда, күз алдыма әти-әнием килде, беренче чиратта, аларга рәхмәтлемен», — диде актриса Алсу Фәйзуллина.

Кариев театры актрисалары күкрәк билгеләре белән бүләкләнде
Михаил Захаров

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Яңа сезон ачылышында Габдулла Кариев театры актрисалары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Әлеге бүләккә күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм татар театр сәнгатенә керткән өлешләре өчен Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова һәм Алсу Фәйзуллина лаек булды.

«Бу минем өчен күптән көтелгән, шул ук вакытта көтелмәгән дә бүләк булды. Минем хезмәтемне күреп, бәяләүләре өчен безнең коллективка, театрга, тамашачыма, иң беренче чиратта, әти-әниемә рәхмәтлемен. Бу бүләкне алганда да, күз алдыма нәкъ менә әти-әнием килде», — диде Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Алсу Фәйзуллина.

Ул үзенең барлык премьераларда да катнашачагын әйтте. «Бөтен премьераларда катнашачакмын, Алла боерса. Бигрәк тә декрет ялыннан соң, 100 процент эшкә чумачакмын», — диде актриса «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Театр яңа 34нче сезонын «Бәхетле көнем» спектакле премьерасы белән 28 сентябрьдә ачып җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100