news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры 36 нчы сезонын «Ал җилкәннәр» премьерасы белән ача

Кариев театры 36 нчы сезонын «Ал җилкәннәр» премьерасы белән ача
Абдул Фархан, архив

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 36 нчы сезоны 2 сентябрьдә «Ал җилкәннәр» (12+) премьерасы белән ачыла. Сезон ачылу һәм театрның башка яңалыклары турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Фото: © Рамил Гали

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар узган сезонны амбицияле максатлар куеп тәмамлауларын искә алды. «Ал җилкәннәр» спектаклен ул «балачакта кадерле булган классик әсәрне яңарту» дип атады.

«Узган юбилей сезонын бик тыгыз ритм белән, алдыбызга куйган максатларга ирешеп, тагын да амбицияле максатлар куеп тәмамлаган идек. Быел сезон әле рәсми рәвештә ачылмаган булса да, спектакльләр бара. Сезонны Александр Грин әсәре буенча куелган «Ал җилкәннәр» премьерасы белән ачып җибәрәчәкбез. Ул театрның төп аудиториясе булган балалар һәм яшүсмерләрне Грин дөньясына чакыру да, Совет чорында кадерле булган классик әсәрне яңарту да. Киеренке, романтик, бик тетрәнгеч хисләр кичерүче ике яшьнең мәхәббәте», – дип сөйләде Луиза Янсуар.

Фото: © Рамил Гали

Александр Гринның моннан нәкъ йөз ел элек – 1923 нче елда язылган «Ал җилкәннәр» феериясен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштерде. Режиссер спектакльдә үзе дә катнаша, ул корабль капитаны ролен башкара. Инсценировка авторы һәм тәрҗемәче – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова.

Ренат Әюпов спектакльнең күп өлешен яшьләр куюын әйтте. Пластика буенча режиссер – Г. Камал театры артисты Артур Шәйдуллин, сценограф – Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Анна Новикова. Спектакльгә көйләрне яшь композитор Йосыф Бикчәнтәев язган.

Фото: © Абдул Фархан, архив

«Бу өч яшь кеше Ассольнең хыялын тормышка ашырырга ярдәм иттеләр. Ал җилкәннәр» – хәзерге агрессив чорда балаларның ничек итеп хыяллануы, үз хыялларын тормышка ашыруы турындагы спектакль. Сезон ябылганчы ачык репетиция уздырган идек. 230 кешелек тамаша залы океанга әйләнде. Спектакльне күбрәк яшьләр командасы эшләде. Төп артистлардан тыш Казан театр көллиятеннән шәкертләр дә катнаша», – диде Ренат Әюпов.

Фото: © Рамил Гали

Ассоль ролен башкаручы Ләйсән Большова студентлар белән эшләүне зур яңалык итеп кабул итүен әйтте.

«Ассоль роле – минем бик теләп алган ролем. Моңа кадәр характерлы образларым байтак булды. Лирик героиня образы тәҗрибәмдә беренче тапкыр. Мин Ассольгә охшаш икәнлегемне аңлап сөендем. Студентлар белән эшләү минем өчен зур яңалык. Башта бераз куркып калган идем. Эшкә керешкәч, алар үзләренең тырышлыклары, эшләргә һәм өйрәнергә булган теләкләре белән үзләренә җәлеп иттеләр. Режиссерның, шулай ук безнең дә киңәшләргә колак салып, бик тырышып эшләделәр», – диде актриса.

Фото: © Рамил Гали

Шулай ук, театр җитәкчелеге 36 нчы сезонның юбилейларга бай булуын да әйтте. Сезон дәвамында Татарстанның атказанган артистлары Лилия Низамиева, Гөлнара Фазылҗанова, Фәнис Кәлимуллинның 50 яшьлек юбийларын уздырачаклар. Шулай ук театрның баш режиссеры Ренат Әюповның да март аенда юбилее көтелә. «Берничә автор белән сөйләшү бара. Юбилейга балалар өчен мюзикл эшләргә ниятебез бар», – диде бу хакта Ренат Әюпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100