news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры 35 еллык юбилеена багышланган чараларны «Артист» комедиясе белән башлый

Кариев театры 35 еллык юбилеена багышланган чараларны «Артист» комедиясе белән башлый
Рамил Гали

25 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 35 еллык юбилеена багышланган чаралар циклы «Артист» комедиясе белән башлана. 

Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сүзләренчә, 25 февральдә театрның барлык зоналарында төрле чаралар оештырыла.

«Фойеда театрның бүгенге спектакльләреннән кадрлар күргәзмәсе була. 2нче каттагы Кече залда театрның беренче спектакльләрендәге фотосурәтләр җанланачак. 35 ел булгач 35 көтелмәгән кадр була. Анда театрга нигез салган Фәрит Хәбибуллинга багышланган күргәзмә дә ачыла. Зур залда «Артист» дигән комедияне тәкъдим итәбез. Аны Габдулла Кариев язган, 7-8 ел элек Ркаил Зәйдулла, пьесаны тулыландырып, яңаны эшләде. Ул спектакльдә бөтен труппа катнаша», –  дип сөйләде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Фото: © Рамил Гали

Театр директоры Луиза Шарова сүзләренчә, сезон дәвамында урам чаралары, перфоманслар, променадлар була. 

«Апрель аенда Габдулла Тукай атналыгын берничә чара белән билгеләп үтәбез. «Йөз Тукай» дигән перфоманс була. Ул урамда күрсәтелә. Режиссеры – Эльдар Гатауллин. Шулай ук «Ике Габдулла» дигән променад ясыйбыз. Ул шәһәр буйлап самокатларда йөрү була. Анда театральләштерелгән мизгелләр дә оештырыла. «Габдулла Тукай» һәм «Габдулла Кариев» истәлекләр белән уртаклашачак», – дип сөйләде ул.

Фото: © Рамил Гали

  • 1988 елның 25 февралендә Кариев театрында режиссер Фәрит Хәбибуллин җитәкчелегендә «Намус Хөкеме» (Диас Вәлиев әсәре буенча)  спектакленең премьерасы була. Театрның туган көне шул датадан санала. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100