news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев спектакле балаларга «Көлсылу һәм Яңа ел әкияте» тамашасын әзерли

Кариев спектакле балаларга «Көлсылу һәм Яңа ел әкияте» тамашасын әзерли
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Яңа елда балаларга ниләр әзерләгәнен сөйләде. Театр директоры Луиза Шарова сүзләренчә, 21 декабрьдән башлап көненә икешәр тапкыр балалар өчен тамаша күрсәтеләчәк.

«Яңа ел тамашасы «Көлсылу һәм Яңа ел әкияте» дип атала. Аны үзебезнең театр режиссеры Эльдар Гатауллин сәхнәгә куя. Яңа ел алдыннан һәм гыйнвар башында гаилә белән килеп карарга була. Интерактивта катнашырга, Кыш бабайдан бүләкләр алырга, фотоларга төшәргә мөмкин. Театрда Яңа ел гадәттә яшьләрчә драйв белән уза», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

«Көлсылу һәм Яңа ел әкияте» тамашасы 21-29 декабрьдә һәркөнне ике тапкыр булачак, шулай ук 3 гыйнвар көнне куела. Гыйнварда балалар өчен «Камыр батыр» спектакле дә куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100