news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев һәм Тинчурин театрларының Мәскәү гастрольләре кичектерелә

Тинчурин театры 1, 2 апрель көннәрендә булырга тиешле Мәскәү гастрольләрен көзгә күчергән, Кариев театрының 4, 5 апрель көннәрендә буласы Мәскәү гастрольләрен 16, 17 май көннәренә күчерелгән.

Кариев һәм Тинчурин театрларының Мәскәү гастрольләре кичектерелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Кариев һәм Тинчурин театрларының апрель аена планлаштырылган Мәскәү гастрольләре кичектерелә. Бу хакта театрларның матбугат үзәкләре хәбәр итә.

Тинчурин театры 1, 2 апрель көннәрендә булырга тиешле Мәскәү гастрольләрен көзгә күчергән.

Театр Мәскәүгә үзенең соңгы премьераларыннан икесен — Зөлфәт Хәкимнең «Акча бездә бер букча» һәм Салават Әбүзәровның «Хыялый» спектакльләрен алып барырга җыена иде. Спектакльләр 9, 10 ноябрьдә «Москонцертхолл» сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.

Кариев театрының 4 — 5 апрель көннәрендә буласы Мәскәү гастрольләрен 16-17 май көннәренә күчергәннәр. Театр бу гастрольләрен «Большие гастроли» программасы нигезендә оештыра иде.

Театр Мәскәүгә Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Кәҗүл читек», Камил Кәримовның «Шәй-бу! Шай-бу!» һәм Туфан Миңнуллинның «Суперкияү» спектакльләрен алып бара



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100