news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев һәм Камал театрлары Иске Татар бистәсендә татарча Яңа ел үткәрә

Иске Татар бистәсендә татарча спектакльләр һәм интерактив уеннар белән татарча Яңа ел 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры һәм Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры "Паркларда кыш" фестивалендә катнаша. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кариев театры директоры Мансур Ярмиев хәбәр итте.

“Иске Татар бистәсендә көн саен татарча спектакльләр куябыз, интерактив уеннар оештырабыз. Безгә Камал театры да кушылды. Кичә безнең янга Камал театры актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов та килде”, - дип сөйләде ул.

Иске Татар бистәсендә татарча спектакльләр һәм интерактив уеннар белән татарча Яңа ел 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Казан паркларында "Паркларда кыш" Яңа ел программасы дәвам итә. Программаны парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot