Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Каргинов экипажына “Дакар-2015” халыкара раллиның дүртенче этабында беренчелекне бирмәделәр
Гомуми зачетта да Мәрдиев, Каргинов, Николаев тәртибе буенча "КАМАЗ"лар беренчелектә бара
(Яр Чаллы, 8 гыйнвар, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Бүген төнлә Аргентинада “Дакар-2015” халыкара раллиның дүртенче этабы тәмамланды.
Беренче булып финишка “КАМАЗ”да узышучы пилот Андрей Каргинов җитәкчелегендәге Россия экипажы килде. Икенче урында исә, аның “КАМАЗ-Мастер” буенча хезмәттәше Эдуард Николаев (+00.03 минут) булды. Өченче урында, шулай ук, россиялеләр — Айрат Мәрдиев идарәсендәге “КАМАЗ” экипажы (+06.13 минут). Россия командасына техник ярдәм күрсәтүче “КАМАЗ” исә финишка алтынчы булып килде, экипажның җитәкчесе — Дмитрий Сотников (+16.46 минут).
Әмма соңрак билгеле булганча, Андрей Каргинов экипажына хөкемдарлар тагын 1 минут штраф биргән. “КАМАЗ- Мастер” командасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер зонада әлеге экипаж узышырга мөмкин булган тизлекне арттырган. Тик узыш нәтиҗәләренә бу әллә ни зур үзгәреш кертмәде. Беренче урында — Николаев экипажы, икенчедә — Каргинов, өченчедә исә — Мәрдиев. Гомуми зачетта да “КАМАЗ”лылар Мәрдиев, Каргинов, Николаев тәртибе белән беренчелектә бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз