news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Карелиянең рәсми делегациясе Татарстанга сәфәр кыла

Карелиядән килгән кунаклар Татарстанның төрле өлкәдәге тәҗрибәсен өйрәнергә ниятли

 (Псков, 16 июль, «Татар-информ», Алинә Мирова). 17-18 июльдә Карелия башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендәге  рәсми делегация Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән чыга. Бу хакта төбәк хөкүмәте матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Карелия Республикасы белән Татарстан Республикасы күптән дустанә мөнәсәбәттә. Бүгенге көнгә кадәр ике төбәкнең элемтәсе 1995 елда төзелгән килешү нигезендә төзелгән. Күп милләтле Карелиягә Бөек Ватан сугышыннан соң татар халкы вәкилләре килә башлаган, алар сәнәгать белән хуҗалык өлкәсен торгызуга зур өлеш керткән. Шул вакыттан бирле ике республика арасында, икътисад һәм сәүдә өлкәсеннән тыш, шәхси һәм гаилә элемтәләре дә төзелә.

Карелия башлыгы Александр Худилайнен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, визит кысаларында, сөйләшүләр алып барырга һәм сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында 5 елга каралган яңа килешү имзаларга планлаштыра.

Бүген Татарстан сәнәгать парклары, авыл хуҗалыгы эшен оештыру, төрле өлкәләр эшчәнлегенә мәгълүмат технологияләрен кертү һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә Россия төбәкләре арасында лидер, көчле мәгариф һәм фәнни потенциалга ия.

Карелиягә Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү һәм эре проектларны, программаларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе кызыклы. Шуңа күрә дә Казанга Карелия делегациясе килә, алар хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгеләү өчен Казанның төрле предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларында булачак.

Карелия башлыгы Александр Худилайнен делегация әгъзалары алдына, Россия Федерациясенең уңышлы субектларының берсе буларак, Татарстанның эш тәҗрибәсен өйрәнү бурычын куйды. Бу төбәк үсешенә, бигрәк тә инновацион юнәлешләргә, җирле үзидарә, кече һәм урта эшмәкәрлек, социаль өлкә мәсьәләләренә кагыла. Татарстанда федераль структуралар белән нәтиҗәле элемтә системасы җайга салынган, бу төбәккә гомумроссия дәрәҗәсендә чаралар үткәрү, моның өчен эре инвесторлар җәлеп итү, территория инфраструктураларын үстерү мөмкинлеге бирә. Мисал итеп, Универсиаданы үткәрүне китерергә мөмкин. Шулай ук ике төбәктә дә бер-берсенең мәдәни-тарихи мирасына кызыксыну бар, бу киләчәктә туристлык потенциалын ачу өчен нигез булып тора.

Эшлекле сәфәрнең икенче көнендә, 18 июньдә, делегациянең һәр әгъзасы өчен хезмәттәшлек итү юнәлешләре буенча аерым программа каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot