news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карелиядә ТАССР Халык комиссарлары советы җитәкчесе каберенә чәчәкләр салдылар

Кәшаф Мохтаров 1920 елда ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссары итеп билгеләнә, ә бер елдан республика Хөкүмәтен җитәкли.

Карелиядә ТАССР Халык комиссарлары советы җитәкчесе каберенә чәчәкләр салдылар
Ренат Вәлиуллин

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Карелиядәге Сандормох үзәнлегендәге Туганнар каберенә чәчәкләр салды. Биредә ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Кәшав Мохтаров та бар. Бу хакта Ренат Вәлиуллин Instagram сәхифәсендә язган.

«Бүген Карелия Республикасының Медвежьегор районы Сандормох үзәнлегендә шул исемдәге мемориаль зиратта Туганнар каберенә венок һәм чәчәкләр салдым, анда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Мохтаров Кәшаф Гыйльфан улы җирләнгән», — дип язган Вәлиуллин.

Мохтаров Кәшаф Казан губернасының Лаеш өязендә туган. 1920 елда ТАССР Сәламәтлек саклау Халык комиссариатын җитәкли, ә бер елдан соң ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе итеп билгеләнә. 1924 елда ул Мәскәүгә РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатына күчерелә. 1929 елда Мохтаровны «партиягә каршы группировкада катнашуда» гаеплиләр, ул кулга алына, аның эше «Солтан-Галиев милли оешмасы » буенча карала.

1931 елда Мохтаровны Соловецк лагерена 10 елга төрмәгә хөкем итәләр. Зур террор вакытында ул НКВД өчлеге буенча атып үтерелә һәм лагерьның башка тоткыннары белән бергә җирләнә. Кәшаф Мохтаровны 1990 елда аклыйлар.

Сандормох - Сталин репрессияләре корбаннарының иң зур һәм танылган каберлекләренең берсе. Анда барлыгы атылганнарның 236 чокыры ачыкланган. Биредә НКВД палачларры тарафыннан 6241 кеше яшерен рәвештә үтерелгән һәм күмелгән. Сандормох халыкара әһәмияткә ия, чөнки Соловецк лагеренда күп кенә танылган кешеләр, шул исәптән мәдәният эшлеклеләре, галимнәр, сәяси, милли һәм дини хәрәкәт лидерлары тоткын булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100