news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карелия татары Татарстанда олылар өчен татар теле лагерьлары оештырырга тәкъдим итте

Татар сөйләмен ишеткәч кенә татар сүзләре искә төшә, диде ул.

Карелия татары Татарстанда олылар өчен татар теле лагерьлары оештырырга тәкъдим итте
автор

Карелиянең «Чулпан» татар иҗтимагый оешмасы рәисе Фәридә Фадеева чит төбәкләрдә яшәүче татарларга Татарстанда тел өйрәнү лагерьлары оештырырга кирәк дип саный. Ул моны читтә татар телен саклау авырлыгы, даими практика булмавы аркасында телнең югалуы белән аңлатты. 

«Тел онытыла. Әмма Казаннан кунаклар килеп, безнең белән татарча сөйләшкәндә, хәтеребез яңара, татар сүзләре искә төшә башлый. «ТНВ-Планета» телеканалы тапшыруларын караганда да шулай була. Практика күбрәк булса, телне югалтмас идек», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татар телен өйрәнү лагерьларында шулай ук татар тарихы, мәдәнияте буенча укытулар булса иде, дип тели ул. Фәридә Фадеева мисал да китерде: берничә ел элек Татарстаннан Карелиягә ике хореограф, китапханәче, татар сәнгате белгече, композитор һәм аш-су остасы составында делегация килгән булган. «Алар белән бергә Карелиянең мәгариф учреждениеләрендә булдык һәм алар бездәге белгечләргә татар биюен өйрәттеләр, татар мәдәнияте турында сөйләделәр, татар ризыклары белән таныштырдылар. Бездәге белгечләр мөкиббән булып калдылар! Әгәр татарлар килеп, татар мирасы белән таныштырмаса, бездәге белгечләр ул мәгълүматны эзләп тә тапмас иде һәм укучыларына да өйрәтмәс иде», – дип аңлатты ул.

Фәридә Фадеева мондый очрашулар һәр төбәктә булырга тиеш дип саный. «Татарлыкны саклауда шушы алым бәлки сабантуйлар үткәрүдән дә нәтиҗәлерәк булыр иде», – дигән фикер әйтте ул.

Карелия республикасында, 2010 ел җанисәбе мәгълүматлары буенча, 1880 татар кешесе яши. Фәридә Фадеева үзе бирегә 1979 елда хәрби ире белән күченеп килә. Былтыргы җанисәпнең мәгълүматлары әле билгеле түгел, әмма, фаразым буенча, саннар безне сөендермәячәк, диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100