Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Карелия Республикасы Хөкүмәте белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча мөһим документ имзаланды
Хезмәттәшлекнең төп юнәлеше сыйфатында ике төбәк предприятиеләре арасында үзара товар җибәрү күләмнәрен арттыру, яңа төр продукция чыгарару күзаллана
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). 2015-2017 елларга сәүдә-икътисад буенча, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча беркетмә бүген Петрозаводскида имзаланды. Документка Карелия башлыгы Александр Худилайнен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Уртак эш барышында соңгы айларда яклар база документны конкрет чаралар белән тулыландырды һәм алар расланган Беркетмәдә чагылдырылды. Беркетмә исә сәүдә-икътисади һәм инвестицион эшчәнлек, транспорт, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм ТКХ, мәгариф һәм фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте, туризм, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану, урман хуҗалыгы, җирле үзидарә кебек өлкәләргә кагылышлы алты дистәдән артык пункттан гыйбарәт. Имзаланган документлар кысаларында, беренче чиратта, тәҗрибә алмашу һәм үзара файдалы элемтәләр урнаштыру күздә тотыла. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан айршир токымлы эре мөгезле яшь терлек кайтарту, форель балыгы үстерүдә һәм кыргый шартларда үскән җиләкләрне эшкәртүдә Карелия технологияләрен кертү ягыннан кызыксынулы.
Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча, Петрозаводск дәүләт университеты белән Казан федераль университеты хезмәттәшлегенә зур мөмкинлекләр ачыла.
Татарстан спортчыларын Карелия ярышларыннан “Онега” җилкәнле регатасы, авторалли көтә.
Карелия һәм Татарстан туроператорлары ике республика территориясендә оештырылачак реклама-мәгълүмати турларында булачак.
Карелия табиблары Татарстанда Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге базасында өйрәнү узачак.
Ике төбәк җитәкчелеге хезмәттәшлекнең төп юнәлеше сыйфатында Карелия һәм Татарстан предприятиеләре арасында элемтәләр урнаштыруны һәм үзара товар җибәрү күләмнәрен арттыруны, шулай ук яңа төр продукция чыгара башлау буенча уртак проектлар гамәлгә ашыруны күрә.
Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте, Карелия Республикасы Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән, хәбәр итә.
. .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз