Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Карелия кунаклары Теләчегә килде
Камияр Байтимиров җитәкчелегендә Карелия Республикасыннан 24 делегат Теләче районындагы крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты.
(Теләче, 18 август, “Татар-информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Теләче районы зур кунаклар кабул итте. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов һәм Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров җитәкчелегендә Карелия Республикасыннан 24 делегат Теләче районындагы крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Карелиядәге җирле үзидарә рәисләре, фермерлар, эшмәкәрләрдән торган делегация Олы Мәтәскә авылындагы Илнур Вәлиуллин, Әхтәм Кәримуллин, Гөлшат Садыкова, Теләчедәге Сәгыйть Гыйниятуллин крестьян-фермер хуҗалыкларында булып, тәҗрибә уртаклашты. Аларга үзләре алып килгән сувенир-күчтәнәчләрне дә тапшырды.
– Мөмкинлек булса, Татарстанга күчеп кайтыр идем. Сездә фермерлык белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Җитәкчеләр дә һәрчак ярдәм итә икән. Мин инде дүртенче ел ут кертү мәсьәләсен хәл итә алмыйм. Сездә бер ай эчендә ут та керткәннәр, бер атнада юл да салганнар. Бездә гаилә фермалары тиешле дәрәҗәдә үсә алмый әле, - ди фермер Надежда Варлевская.
Кунаклар Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, биредәге эш барышы белән дә танышты. Алар резидентларга кызыксындырган сорауларын да бирергә өлгерде. – Сездә халык өчен тырышалар икән. Эш урыннары булдырып, халыкның көнкүрешен саклыйлар. Кешеләрне кайгыртуыгыз гаҗәеп, - дип, соклануын белдерде Карелия Республикасының “Яниш поле” ачык акционерлык җәмгыяте директоры Любовь Площадная.
Карелия Республикасы башлыгы урынбасары Владимир Тимофеевның да фикере белән кызыксындык. – Әгәр кешенең эшләргә теләге булса, сездә аңа дәүләт һәм район башлыгы тарафыннан да ярдәм ителә. Бу – иң мөһиме. Уңышның 90 проценты хезмәтне яратудан дип саныйм. Кеше бит ул биргәнне түгел, үзе тир түгеп тапканны кадерли, саклый. Бу уңайдан сездән үрнәк алырга була, - диде ул. Кунаклар бездән яхшы тәэсирләр белән таралышты. – Биредәге вәзгыятьне күреп, бездә дә крестьян-фермер хуҗалыклары үсешенә ярдәм итсеннәр иде, - диде алар бертавыштан диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз