Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кардиохирург Ренат Акчуринны Мәскәүнең Троекуров зиратында җирләделәр
Мәскәүдә кардиохирург Ренат Акчурин белән хушлаштылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.
Россия Фәннәр академиясе академигы, фәннәр докторын һәм профессорны Троекуров зиратында улы Андрей янәшәсендә җирләделәр. Элегрәк академик А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институтында мәрхүм белән хушлашу мәрасиме булган иде.
Ренат Акчурин озакка сузылган авырудан соң 6 октябрьдә вафат булды. Табибка 78 яшь иде. Соңгы елларда ул Е.И.Чазов исемендәге кардиология илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең хирургия буенча генераль директор урынбасары вазифасын биләде.
Акчурин киң җәмәгатьчелеккә 1996 елның ноябрендә Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның йөрәгенә операция ясавы белән билгеле. Ул шулай ук Россиядә кан тамырлары хирургиясен һәм кардиохирургияне үстерүдә барлык заманча төп юнәлешләрне гамәлгә кертүне оештыручы иде.
Моннан тыш, Ренат Акчуринның Татарстанның атказанган табибы, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы академигы һәм республиканың дусты булуын да искәртик. Танылган татарстанлылар «Татар-информ» агентлыгы белән кардиохирургия йолдызына бәйле хатирәләрен уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз