Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кардиолог: Ковидтан соң йөрәк-кан тамырлары авырулары бер ел узгач та барлыкка килә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Ковид белән авырган кешедә, хәтта бер елдан соң да йөрәк-кан тамырлары системасының яңа патологияләре барлыкка килергә мөмкин.
«Өзлегүләр нәкъ менә йогышлы процесс яки госпитализация вакытында барлыкка килә дип фаразлау ялгышлык. Кызганычка, патология ковидтан соңгы чорда да барлыкка килергә мөмкин», – дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстанның баш кардиологы Зөлфия Ким.
Аның сүзләренчә, йөрәк-кан тамырларында яңа авыруларның 5-10 проценты авырганнан соң 3-6 ай эчендә барлыкка килә.
«Ковидтан соң өзлегүләрнең иң күп таралганы - яңа артериаль гипертония. Бу очракта нәрсә эшләргә кирәк? Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә, бу узар дип өметләнергә ярамый. Теләсә кайсы очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диде Зөлфия Ким.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз