news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кардиология белгече канда холестерин күләме артуы нәселдән килергә мөмкин булуын әйтте

“Канда холестерин күләмен, диспансерлаштыру вакытында анализлар биреп, бушлай белеп була”, диде Альберт Галявич.

Кардиология белгече канда холестерин күләме артуы нәселдән килергә мөмкин булуын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Канда холестерин күләме югары булуы нәселдән килергә мөмкин. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-кардиологы, ТР фәннәр академиясе академигы Альберт Галявич хәбәр итте.

“Диспансерлаштыруны узганда холестеринга гади анализ биреп була. Әгәр дә холестерин күрсәткечләре литрга тугыз миллимольдан күбрәк була икән, димәк, бу кешегә табибка күренергә кирәк. Ул кешегә “Гаилә гиперхолестеринемиясе” дигән диагноз ишетү куркынычы яный. Шул сәбәпле ул кешенең үзенә дә, аның якын туганнарына да, ә иң беренче чиратта, балаларына тикшеренергә кирәк”, - диде Альберт Галявич.

  • Гаилә гиперхолестеринемиясе – нәселдән килә торган авыру. Гендагы мутацияләр канда холестерин күләме артуга китерә. Дәваланмау вакытыннан алда атеросклерозга, инфаркт һәм инсультка китерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot