news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кардиолог магнит давыллары вакытында үзеңне начар хис итү сәбәпләрен аңлатты

Россия атмосфера басымы кинәт үзгәрү сәбәпле «барометрический удар» дип аталган күренеш йогынтысына эләкте. Россиялеләр үзен начар хис итүгә зарлана, ә ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны сизелерлек арткан.

Гидрометеорология үзәге белгечләре югары басымны Азия антициклоны белән бәйли.

Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш кардиологы Мария Глезер «Радио 1» белән әңгәмә вакытында хәбәр иткәнчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, артериаль гипертония белән интегүче кешеләр бу вакытта үзен начаррак хис итә. Бу кан тамырлары артык тараерга яки артык киңәергә мөмкин булу белән бәйле.

«Моннан тыш, канның оешучанлыгы яки үзлелеге бар, ул да үзгәрергә һәм начар нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә сак булырга һәм физик йөкләнешне арттырмаска кирәк», - диде табиб.

Аның сүзләренчә, иң мөһиме — табиб кушкан даруларны кабул итү, чөнки аларның күбесе нәкъ менә кан тамырларының зурлыгын, кан юллары тышчасының калынлыгын, тамырларның ачыклыгын нормальләштерүгә юнәлтелгән.

«Әмма магнит давыллары сәбәпле күзәтелгән симптомнарны артык җитди бәяләргә кирәкми. Кешеләр эчке киеренкелекне көтә, шул рәвешле үз-үзен программалаштыра. Шуңа күрә тиешле вакыт йокларга, җитәрлек күләмдә су эчәргә, файдалы ризык ашарга кирәк», - дип билгеләде кардиолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100