news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кардиолог күкрәк тирәсе авыртканда эшләргә ярамаган гамәлләрне әйтте

Кардиолог Ольга Савонина күкрәк тирәсе авыртканда эшләргә ярамый торган гамәлләрне санап үтте. Белгечнең киңәшләрен «Доктор Питер» порталы язып чыккан. РИА Новости шул турыда хәбәр итә.

Беренчедән, физик хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатырга кирәк. Икенчедән, дарулар куллану файдасыз гына түгел, ә организмга зыян китерү куркынычын да арттырырга мөмкин.

Моннан тыш, табиб авырткан урынга массаж ясарга яки күкрәкне суытырга, содалы яки салкын су эчәргә киңәш итми.

Шулай ук Савонина инфаркт һәм йөрәккә бәйле башка проблемаларны да санап үтте: күкрәк авыртудан тыш, үзеңне кысылган кебек хис итү, авыртуның кулда, муенда, казналыкта сизелүе, физик хәрәкәтне кызу башкарганда яки тиз йөрү вакытында авырту барлыкка килү һәм аның физик активлык туктатылганнан соң һәм дару эчүдән туктагач юкка чыгуы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100