news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кардиолог: Йөрәк чирләреннән айлык дәвалану өч мең сумнан биш мең сумга кадәр җитә ала

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким әйтүенчә, йөрәк чирләреннән айлык дәвалану курсының бәясе өч мең сумнан биш мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

«Әгәр кешенең берәр хроник чире бар икән, бушлай даруларга хокукны саклап калу мөһим. Әгәр йөрәк өянәге булса, пациентка операция ясап, аягына баса, тик ОРВИ гына түгел бит, дәваландың да бетте түгел, инфаркт, инсультлар озак дәвалана. Даруын эчмәсә, пациентның хәле начараячак. Инсульт һәм инфаркт кабатлануы да ихтимал», – диде белгеч.

«Арзанрак дарулар алган очракта да, бәясе 300 сум тирәсе, биш төрле дару эчәсе булса, 1500 дигән сүз. Ә арзанлыга алмаштырып булмый торган уникаль формулалы кыйбатлы дарулар да бар бит, аларның бәясе – айлык курс өчен өч мең сумнан биш мең сумга кадәр дә була», – ди Зөлфия Ким.

Кардиолог үлем структурасында инде ничә еллар йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары беренче урында саклануын искәртте. «Йөрәк-кан тамырлары системасы патологияләре таралышы 40 проценттан артык. Бу – халыкның яртысы йөрәк-кан тамырлары патологияләреннән интегә, дигән сүз, инфаркт, инсультлар шуннан килә», – дип белдерде Зөлфия Ким.

Табиб сүзләренчә, авыр чирдән соң стандарт дәвалау кимендә өч препараттан тора, биш-алты препарат кирәк булуы да бар. «Ике-өч ел элек соцпакеттан 2-3 баш тартучы булса, октябрьдә сезгә яңадан гариза язарга кирәк, дия идек. Хәзер акчалата компенсация сайлаучылар юк диярлек», – ди кардиолог.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100