news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кардиохирург Ренат Акчурин Казанда лекция укыды

Танылган табиб белән очрашуны бу юлы Татарстан Фәннәр академиясендә уздырдылар.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген танылган кардиохирург, Россия Фәннәр академиясе Кардиология үзәгенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе һәм ангиология бүлеге җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Ренат Акчурин Казанда ачык лекцияләр уздырды.

Студентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен оештырылган лекция Татарстан Фәннәр академиясендә үтте.

«Бүген Татарстанда даими рәвештә уздырыла торган очрашуларның чираттагысына җыелдык. Моңа кадәр завод, медицина уку йортлары һәм медицина җәмәгатьчелеге дәрәҗәсендә узган очрашуларны бүген Фәннәр академиясендә үткәрергә булдык», – дип сөйләде журналистларга Ренат Акчурин.

Аның сүзләренчә, лекция барышында югары технологияле медицина ярдәменең бүгенге торышы турында сөйләү, тыңлаучылар өчен кызык булырга тиеш.

«Йөрәк-кан тамыры хирургиясенең киләчәген ничек күзаллау гына түгел, әлеге өлкәдә 30 ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләшүне урынлы, дип саныйм», – дип җиткерде танылган кардиохирург.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100