news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кардиохирург Акчурин һәм тренер Алекно Миңнехановның ышанычлы вәкилләре булырга тели

Ышанычлы вәкилләр Татарстан Президентына кандидатны агитация чаралары вакытында тәкъдим итәргә ниятли.

Кардиохирург Акчурин һәм тренер Алекно Миңнехановның ышанычлы вәкилләре булырга тели
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Кардиохирург Ренат Акчурин һәм тренер Владимир Алекно агитация кампаниясе вакытында Рөстәм Миңнехановның ышанычлы вәкилләре булырга ниятли. Президентлыкка кандидатның сайлау штабы башлыгы Юрий Камалтынов шулай дип белдерде.

«Шул исәптән икътисади өлкәдәге киеренке вазгыятьне дә исәпкә алып, безнең кандидатның барлык агитация чараларында да актив катнаша алмаячагын аңлыйбыз. Шунлыктан ышанычлы вәкилләргә зур басым ясыйбыз. Аларның исемлеге формалаштырылды инде», — диде Камалтынов.

Ышанычлы вәкилләр арасында кардиохирург Ренат Акчурин, Казанның «Зенит» клубы һәм волейбол буенча Россия ир-атлар җыелма командасы баш тренеры Владимир Алекно һәм 93нче гимназия директоры Ирина Александровская бар.

Камалтынов бу кешеләрне фикер лидерлары дип атады. Аның сүзләренчә, аларның Татарстанда нинди эшләр башкарылуы турында әйтер сүзләре бар. Моннан тыш, алар Миңнеханов турында җитәкче буларак та, кеше буларак та сөйли ала.

Закон 65кә якын ышанычлы вәкил җыярга мөмкинлек бирсә дә, моңа ихтыяҗ юк, дип ачыклык кертте штаб башлыгы. Исемлектә әлеге санның яртысына якыны гына булыр, мөгаен. Атна ахырына кадәр ышанычлы вәкилләрне теркәү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тәкъдим итәчәкләр, шуннан соң алар үз эшен башлап җибәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot