news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кардәшләр» оешмасы Калининградта Зур Исаково бистәсендә Өлкәннәр көнен үткәрүдә катнашты

Калининград өлкәсенең Зур Исаково бистәсендә Явер хәзрәт җитәкчелегендә Өлкән яшьтәге кешеләр көнен үткәрделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә «Кардәшләр» Калининград төбәк иҗтимагый оешмасының өлкән буын вәкилләре катнашты. Аксакаллар һәм абыстайларны, милли җәмгыять һәм оешмалардан өлкән яшьтәге кешеләрне дә чакырганнар иде. Явер хәзрәт, чиркәү настоятеле һәм район хакимияте вәкилләре котлаулар белән чыгыш ясады, өлкәннәргә сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Бәйрәм җылы мохиттә узды. Балалар шигырь сөйләде, бабайларын һәм әбиләрен, шулай ук бәйрәм кунакларын сәламләде. Кунаклар бәйрәмне оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot