Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кардан чистарту эшләре дәвам итү сәбәпле, Казан мэриясе шәһәр халкына мөрәҗәгать итте
Шәһәр халкына сак булырга сорыйлар: һәрвакыт подъезд түбәсен карап йөрергә, йорт түбәләре астында йөрмәскә һәм алар астына машиналар куймаска киңәш ителә. Шәһәрдә торак йортларның түбәләрен кардан чистартуны дәвам итүләрен ассызыклап, бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.
Казанлыларга шулай ук, түбәдә җыелган кар, боз сөңгеләре күргән очракта, бу хакта үз идарәче компаниясенең хезмәтенә хәбәр итәргә кирәклеген искәрттеләр. Шулай ук «Ачык Казан» https://open.kzn.ru/ сайтында яки +7(843)236-41-23 телефон номеры аша гариза калдырырга мөмкин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кыш башыннан Казан урамнарыннан инде 1,5 млн тонна кар чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз