news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Карда кан»: Камал театры артисты Рамил Вәҗиев яңа фильмда төшә

Фильм Лаеш районының Тарлаш рус авылында төшерелә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Карда кан» («Кровь на снегу») исемле кыска метражлы нәфис фильмда Г.Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев төшә. Бүген төшерү төркеменең беренче эш көне. Фильм Лаеш районының Тарлаш рус авылында төшерелә. Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтындагы мәгълүматка караганда кино ун көн дәвамында төшереләчәк.

Режиссер Әмир Сальянов фильм турында тулырак мәгълүмат бирми һәм артистларга да фильм турында сөйләргә рөхсәт итми. Пресс-релиз буенча фильмның юл-патруль хезмәткәрләренең батырлыгына багышлануы һәм иганәчеләр акчасына төшерелүе генә мәгълүм.

news_right_1
news_right_2
news_bot