news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каравылчыларны атарга теләгән Чаллы кешесе видеога эләккән

Ир-ат мылтык белән бинага бәреп кергән, әмма аны коралсызландырып өлгерәләр.

Каравылчыларны атарга теләгән Чаллы кешесе видеога эләккән
скриншот

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллы кешесе төнге клубка кертмәгән каравылчыларны атарга теләгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Яңа ел алдыннан Чаллыда яшәүче 34 яшьлек егетне, артык исерек булганлыктан, Кол Гали бульварындагы клубка кертмәгәннәр. Ул өенә кайтып, шома көпшәле мылтыкны кора һәм каравылчыларны атып үтерергә тели. Тик клуб егетләре аны коралсызландыра алган.

Әлеге факт нигезендә "Үтерүгә омтылыш" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы үз гаебен танымый. Хәзерге вакытта ул сак астына алынган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100