news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Каравон» юбилеен билгеләп үтү Татарстанга 10 миллион сумга төшәчәк

«Каравон» бәйрәменең 30 еллык юбилеен үткәрүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов хәбәр итте.

«Бюджет мондый зур күләмле чара өчен зур түгел – якынча 10 миллион сум», – дип белдерде ул. Сметада иң зур чыгымнар бәйрәмнең хедлайнеры – М.Е.Пятницкий исемендәге Дәүләт академия рус халык хоры чыгышын оештыру өчен каралган.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, быел бәйрәмдә йөз җитмештән артык декоратив-гамәли сәнгать һәм халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән йөз җитмештән артык иҗат коллективы катнаша.

Узган ел «Каравон»га 8 мең кунак килгән, быел ике тапкыр күбрәк – 15 мең кеше көтәләр.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сүзләренчә, туристлар агымының артуына ковид чикләүләрен бетерү һәм әлеге бәйрәмгә килергә теләгән максатчан аудиторияне киңәйтү ярдәм итә. Район махсус моның өчен парковка урыннары өчен мәйданчыклар булдырган.

Моннан тыш, 2022 елда Культура.рф. порталында трансляция оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100