Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Каравон” рус фольклор бәйрәменә барырга теләүчеләр өчен Казан бушлай автобуслар җибәрә
Ул көнне иртәнге сәгать 8.45тә һәр пункттан автобуслар берьюлы бәйрәм буласы урынга кузгала һәм бәйрәмнән соң кире алып та кайта
(Казан, 20 май, “Татар-информ”). 22 майда Лаеш районының Никольское авылында булачак “Каравон” рус фольклор бәйрәменә барырга теләүчеләр өчен Казаннан бушлай автобуслар җибәрелә. Ул көнне иртәнге сәгать 8.45тә һәр пункттан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан кала, 1әр автобус берьюлы бәйрәм буласы урынга кузгала һәм бәйрәмнән соң кире алып та кайта.
Моның өчен түбәндәге пунктлар билгеләнгән:
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (1 автобус тамашачылар, 1се массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен), “Корстон”, Нагорный бистәсендәге 124 нче мәктәп, Мирный бистәсенең “Мәктәп” тукталышы, Кол Гали тукталышы (чиркәү яны), “Сәйдәш” мәдәният үзәге, Дәрвишләр бистәсе (“Макдоналдс” яны), Азино микрорайонының “Ваһапов ур.” тукталышы, В.И.Ленин исемендәге мәдәният сарае, Петров паркының Кызыл капка турысы, Җиңү паркы (Хөсәен Ямашев ур.), Химиклар мәдәният йорты, Юдино бистәсендәге Тимер юлчылар мәдәният йорты.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Казан мэриясе хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз