news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәме белән котлады.

«Гасырлар дәвамында саклана килгән матур традиция буенча Никольское авылы Татарстан шәһәрләреннән һәм авылларыннан, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән күпсанлы кунакларны ачык йөз белән каршы ала. Аның кояштай түгәрәк, якты мәйданы, рус мәдәниятенә гашыйк бик күпләрне җәлеп итеп, елдан-ел колачын киңрәк җәя.

Җырлы-йолалы үзенчәлекле бу бәйрәмнең тирән рухи эчтәлеге сокландыра, буыннар арасында тыгыз бәйләнеш монда аеруча ачык чагылыш таба.

Каравонда, элеккечә, кыңгыраулар чыңлый, җырлар яңгырый, йөрәкләрендә халык мәдәниятенә мәхәббәт, игелекле уйлар йөрткән кешеләр, кулга-кул тотышып, әйлән-бәйлән уенына җыела.

Бөтен Россия күләмендә танылган Каравон бүген рус хор музыкасын һәм халык сәнгатен сөючеләр күңелен яулый бара. Бу бәйрәм күпсанлы тамашачыларга, иҗат коллективларына, галимнәргә һәм фольклорчыларга республикабыздагы традицион рус мәдәнияте чыганакларының берсе белән танышу өчен гүзәл форсат булып тора.

Каравон – Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре өчен һәрчак көтеп алына торган тантаналы вакыйга, кардәшләрнең, туганнарның очрашу урыны. Гаилә елында шуңа да аның әһәмияте бермә-бер арта.

Бу бәйрәм киләчәктә дә тынычлыкны һәм республикабызның күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгытуга бәрәкәтле өлеш кертсен! Анда катнашучы һәркемгә ихлас йөрәктән күтәренке кәеф, бәхет, саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. Киң мәйдан сиңа, Каравон!» – диелгән котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100