Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Каравон-2026» 20 мең кунак көтә
Татарстанның Лаеш районында узачак «Каравон» рус халык бәйрәменә 23 майда 20 меңгә якын кунак киләчәк. Киңәйтелгән программа, трансфер схемасы һәм фольклор йоласының уникаль детальләрен оештыручылар бүген Казанда узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин белдергәнчә, «Каравон» республикадагы борынгы милли бәйрәм.
«Бу ярминкә яки концерт кына түгел. Бу безнең гомуми тарихыбызның өч гасырлык тере һәйкәле», - диде ул.
Натфуллин ассызыклаганча, Татарстан республика дәрәҗәсендә милли бәйрәмнәр билгеләп үтелә торган һәм җитәкчелектән оештыру һәм матди ярдәм ала торган аз санлы төбәкләрнең берсе булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз