news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карауловага карата чыгарылган җәзаны артык йомшак - ислам белгече Роман Силантьев

Кичә Мәскәү округы хәрби суды В.Караулованы 4 ел да 6 айга гомуми режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). “Ислам дәүләте” террористик оешмасына (ДАИШ, Россиядә тыелган) кушылырга омтылган Мәскәү дәүләт университетының элеккеге студенты Александра Иванова (Варвара Караулова) катырак җәзага дучар булырга тиеш, дип саный танылган ислам белгече, Мәскәү дәүләт лингвистика университеты профессоры Роман Силантьев.

“Заманыбызның иң куркыныч террористик оешмасы сафларында  белә торып кешеләр үтерергә омтылган кызый өчен гомуми режимда дүрт ел ярым артык гуманлы җәза, бигрәк тә рецидивны исәпкә алганда, - дигән Р. Силантьев бүген "Интерфакс" агентлыгына. – ИГИЛга качып китүенә күз йомып һәм төзәлү мөмкинлеге биреп, былтыр Караулованы кызганырга булдылар. Ул шушы мөмкинлекне файдаланмаган”. Ислам белгече сүзләренчә, соңгы айларда Караулованы яклаучы адвокат аңа “бәхетсез мәхәббәт корбаны, акылы зәгыйфьләнгән билгеләре булган җитлекмәгән үсмер образы” тудырды. Андый образ, дөрес, Караулованың көчле ихтыярлы вундеркинд, телләр өйрәнүдә, спортта, фәннәрдә уңышлы булган һәм илнең иң әйбәт югары уку йортына үзлегеннән укырга кергән беренче бәяләмәләре беләнчагышып бетми, ләкин тагын да кызгандыра, дип билгеләп үтә "Интерфакс-Религия” әңгәмәдәше. “Кызганып торырга кирәкме икән? ИГИЛ "Аум Синрикё" террористик секта кебек эзотерик түгел, һәм максатларын ачыктан-ачык белдерә. Үз акылында булган кешегә, ә Караулова барлык экспертизалар буенча үз акылында, анда керү мөмкин түгел, җитмәсә ике тапкыр”, - дип саный Роман Силантьев.

Үзенең җинаяти омтылышларын мәхәббәткә һәм сөйгән кешесе теләкләренә ярарга тырышу дип аңлатырга омтылуга аек акыллы белгечләр ышанмый – шуның белән хатын-кыз үзенең теләсә нинди җинаятен акларга мөмкин, ди эксперт. “Караулова чыннан да куркыныч җинаятьче дигән гаепләү позициясе белән шәхсән үзем килешәм. Җәмгыятьтән мондый аеру гына аны төзәтүе икеле, ләкин җәмгыять үзе аннан берничә ел куркынычсызлыкта торачак”, - диде ул.

Искәртеп үтик, кичә Мәскәү округы хәрби суды В.Караулованы 4 ел да 6 айга гомуми режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Прокурор 5 ел бирүләрен сораган иде, кызның адвокатлары – аклауны. Караулова үзе судта соңгы сүзендә ярлыкауларын үтенде, гаебен йолырга әзер булуын әйтте. Нәтиҗәдә, ул террористик оешмага катнашырга омтылуда гаепләнде (РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе 1 нче өлеше, 205.5 нче маддәсе 2 нче өлеше).

2015 елның маенда Мәскәүдә 19 яшьлек студент кызның университетка укырга китүе, ләкин дәресләргә килмәве, кайдалыгы билгеле булмавы турында игълан ителде. Июнь башында Төркия-Сүрия чигендә 13 россияле, шул исәптән Караулова, тоткарланды. Кыз ИГ сафларына (ИГИЛ, ДАИШ, "Ислам дәүләте" - Россиядә тыелган террористик оешма) кушылырга җыенган дип фаразланды. Караулова Мәскәүгә 11 июньдә кайтты. Аннары исеме белән фамилиясен алыштырганлыгы билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100