news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каратун юл чатындагы ветеринария-полиция посты ябылды

Бу Чувашиядәге дуңгызлардагы Африка чумасына бәйле рәвештә кертелгән карантин режимы туктатылуга бәйле.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районындагы Каратун юл чатындагы ветеринария-полиция посты ябылган. 

Район дәүләт ветеринария инспекторы Фиргать Сафин "Йолдыз" газетасына биргән әңгәмәсендә моның сәбәбен аңлата: 

"Дуңгызларда Африка чумасы ачыкланган Чувашиянең Алатырь һәм Порецк районнарында 17 сентябрьдән карантин режимы туктатылды. Ул 40 көн үз көчендә булды. Авыру чыккан җирдә һәм беренче кисәтү боҗрасында йогышсызландыру һәм тиешле ветеринар-санитар эшләр үткәрелде. АЧС ачыклану очраклары башка булмады. Россия һәм күрше республика хөкүмәте аны йөгәнләүгә 30 миллион сум чыгым тотты. Шул исәптән, халыктан йорт дуңгызларының тереләтә бер килограммын 102 сумнан, итен килограммы 146 сумнан сатып алуга 20 миллион сум.

Безнең Апас районы куркыныч янаган икенче боҗрага карый иде. Шуңа да андый күләмле эшләр бездә кирәкмәде, башка кисәтү чаралары үткәрелде. Карантин алынгач та чикләүләр дәвам итәчәк. Авыру чыккан төбәкләрдә, беренче һәм безнең район кергән икенче карантин боҗрасында булган районнарда терлекләрдән бушаган биналарда 1 ел буе дуңгызлар асрау рөхсәт ителми. Сыер-бозау, ат, сарык-кәҗәләр, кош-корт кертү ярый. Безнең районда андый фермалар юк. Ярты ел дәвамында шәхси секторда дуңгыз тоту, аның итен, башка продуктларын сату чикләнә. Апас ау хуҗалыгында табигатьтә кабан дуңгызлары санын көйләү чаралары туктатылмый".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100