news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каратэ буенча Россия чемпионатында Татарстан командасы өч медаль яулаган

Казанлы Рөстәм Фатыйхов каратэ буенча Россия чемпионы булган.

Каратэ буенча Россия чемпионатында Татарстан командасы өч медаль яулаган
Солтан Исхак

8-11 сентябрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда каратэ буенча Россия чемпионаты үтте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында үткән матбугат конференциясендә каратэ буенча Россия чемпионаты һәм Татарстан командасының нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Россиянең утыз тугыз төбәгеннән өч йөз егерме спортчы көч сынаша. Татарстан командасы составында ундүрт спортчы чыгыш ясый. Татарстан командасы спортчылары өч медаль – ике бакыр һәм бер алтын медаль яулаган. 24 яшьлек Рөстәм Фатыйхов 84 килограммга кадәрле категориядә Россия чемпионы булып танылды. 60 килограммга кадәрге категориядә Илья Савин һәм 55 килограммга кадәрге категориядә Адилә Мөхәррәмова бронза призер булды. Гомумкоманда зачетында Татарстан җыелма командасы җиденче урынны алды.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгының спортта югары казанышлар бүлеге башлыгы Рәиф Вафин Россия чемпионатының югары дәрәҗәдә үтүен әйтте.

«Без Россия чемпионатын икенче тапкыр үткәрәбез. Үзебезгә бәяне «5++» дип куйдык. Татарстан командасы өченче урын яуласа, өч плюс куяр идек. Киләчәктә уңышлар күп булыр һәм республика лидер позицияне чыгар дип өметләнәбез», – диде Рәиф Вафин.

Татарстан Республикасы каратэ федерациясе президенты, Россия чемпионы булып танылган Рөстәм Фатыйховның тренеры Искәндәр Шагин Рөстәмнең җиңүен лаеклы дип бәяләде.

«Мин җыелма команда нәтиҗәләре белән канәгать, чөнки без Россиянең иң көчле топ-10 төбәгенә керәбез. Берничә ел элек без моның турында хыяллана гына ала идек. Рөстәмнең җиңүен мин күптәннән көттем һәм ышандым. Рөстәмне белгән спортчылар аның җиңәргә әзер булуын әйтәләр. Без бөтен сынауларны да лаеклы үттек. Бу җиңүе дә лаеклы. Ул җиңгәч, хәтта күзләр яшьләнде», – дип сөйләде Искәндәр Шагин.

Каратэ буенча Россия чемпионы, спорт остасы, Россия командасы вәкиле Рөстәм Фатыйхов чемпионат алдыннан дулкынланмавын әйтте.

«10 яшьтән ике энекәшем белән каратэга йөри башладык. Ундүрт ел дәвамында әле берсе, әле икенчесе югары нәтиҗәләргә иреште. Менә хәзер мин. Бу чемпионатка ике ай дәвамында озак һәм ныклап әзерләндек, күп көч куелды. Алдан ук югары нәтиҗәгә өметләндем. Чемпионат алдыннан дулкынлану булмады, күңелдә тынычлык иде», – дип сөйләде Рөстәм Фатыйхов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100