news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каратай елгасын пычраткан өчен, гаеплеләр 80 мең сум штраф түләячәк

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре табигый суга анализ уздырган.

Каратай елгасын пычраткан өчен, гаеплеләр 80 мең сум штраф түләячәк
eco.tatarstan.ru

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре су объектларын мониторинглау кысаларында табигый суга анализ уздырды. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Каратай  елгасындагы су составында пычрата торган матдәләрнең нормадан артыграк булуы ачыкланган. Дәвалау-профилактика учреждениесенең чистарту корылмаларыннан түбәнрәк булган су алу ноктасында экологлар аммоний буенча күрсәткечләрнең - 14.7 тапкыр, нитритлар буенча - 132.5 тапкыр, фосфатлар буенча - 8.6 тапкыр, сульфатлар буенча 1.9 мәртәбә артык булуын теркәде.

Әлеге факт буенча юридик затка карата Россия Административ хокук бозулар кодексының 8.14 маддәсенең 1 өлеше нигезендә ("Су алганда, суны алмыйча һәм су объектларына агынты суларны ташлаганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу") административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, 80 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Бер айлык срокта әлеге җитешсезлек очрагы бетерелергә тиешлеге күрсәтелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100