news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Караш // АВЫРУНЫҢ ДИАГНОЗЫ: БИТАРАФЛЫК

Караш // АВЫРУНЫҢ ДИАГНОЗЫ: БИТАРАФЛЫК

Әйе, болар һәм күптөрле башка көн кадак мәсьәләләр хакында күп мәртәбәләр әйтелгән, күптапкырлар язылган иде инде.

Ләкин нәтиҗәләренең эт өрер, кәрван йөрер дәрәҗәсеннән уза алмавы, милләтебезнең асыл затлары булып саналган зыялыларыбызның халкыбызны упкынга илтә торган яман гадәтләрдән арындыра алмаулары, ир-егетләребезнең күбесе дәүләтебезне торгызуда битараф калып, читтән карап торулары; үз халкының кануни мәнфәгатьләрен бер адым да артка чигенми якларга, ирешелгән уңышларны күз каралары кебек сакларга, үзләренә күрсәтелгән ышанычны тулысы белән акларга тиешле даирәләребезнең куркаклыгы, кыюсызлыгы; ана телебезнең һаман да кимсетелүе, адым саен мәсхәрәләнүе кебек бәгырьне телгәләгән, җанны әрнеткән, күңелне сыкраткан мәсьәләләр әледән-әле каләмгә тотынырга мәҗбүр итә.

Бит кая гына күз ташлама, тупас хаталар белән язылышлы элемтә такталарга килеп төрте-ләсең. Кыска гына сүзләр дә, әйтик: сэтэ – сөте – ике, шарык – шәрекъ – өч, чингис – чыңгыз – дүрт хата белән язылган сүзләрне күреп ничек җаның әрнемәсен, бәгырең телгәләнмәсен, күңелең сыкранмасын. Иң аянычы шул: бу хаталар хакында әледән-әле тәнкыйть мәкаләләре басылып торсалар да, алар бернинди үзгәрешсез кала бирә-ләр. Милләтебезне хурлаучы, затлы телебезне урам мәсхәрәсенә калдыручы бу иш хаталар белән чуарланган эленмә такталарны үз хуҗалыкларының маңгаена кадаклап куйган хуҗа әфәнделәр бернинди җаваплылык сизми, бернинди дә уңайсызлык кичерми. Алар өчен бу хаталы язмаларның бернинди әһәмияте юк. Чөнки бу хаталар өчен ул беркем алдында да җавап бирми. Ни өчен?

Әгәр берәү берәүгә яла якса, аның дәрәҗәсенә зыян китерсә, хур-мәсхәрә итсә, һәркемнең үзен нахакка рәнҗетүченең гафу үтенүен таләп итәргә хакы бар. Ахыр чиктә мондый хәлләрнең судка кадәр барып җиткән очраклары да аз түгел. Гадәттә гаделсез рәвештә рәнҗетелгән як файдасына, аның әхлакый зыян күрүе акчалата түләү белән тәмамлана. Бәс, шулай тиеш икән, ник әле милләт кадәр милләт белән санашмыйча, аның газиз ана телен хур-мәсхәрә итүче хуҗа-әфәнделәргә бернинди чара күрелми? Штрафлар салынмый? Ни өчен аларны бу башбаштаклыклары өчен җавапка тартмыйлар? Ниһаять, бу әкәмәт галәмәтләрне булдырмаска тиешле җаваплы хезмәткәрләребез кайда? Министрлар кабинетында, шәһәр хакимиятендәге бүлекләр нишли? Ул бүлекләрдә телләр турындагы кануннарның үтәлешен катгый контрольдә тотарга тиешле иптәшләр нәрсә карый?

Беләм: аларның берсе дә “без сафсата сатып, чәй эчеп утырабыз” димәячәкләр. Киресенчә, эшләренең баштан ашкан булуларына зарланачаклар. Әгәр шулай тырышалар икән, кайда нәтиҗә? Дистә еллар эленеп торган бу хаталы язмалар нигә төзәтелмиләр? Нигә бер генә җитәкче дә җавапка тартылмаган? Әллә бу бүлекләрдә бер генә татар җанлы, үз туган телен сакларга-якларга тырышкан кешеләр юкмыни? Югыйсә, бу кадәр хур-мәсхәрә итүләргә болай ук битараф булмас иделәр.

Россия империясен иңләп-буйлап исә башлаган демократия җилләреннән вакытында һәм дөрес файдаланып калырга ашыккан “олы туган” дәррәү килеп, үз шәһәрләренең тарихи урыннарын, урам исемнәрен тузга язмаган мәгънәсез һәм котсыз атамалардан арындырырга һәм үзләре лаек санаган мәшһүр затлары исеменә уңышлы гына алыштырган бер вакытта, безнең ил башында, шәһәрләребез мэрияләрендә утырган агайларыбыз шүрләп калдылар. Кушканны гына башкарырга күнеккән бу җитәкчеләр, халык таләпләренә колак салмый, югарыдан әмер көттеләр. Алар, имеш, һәр гамәл-ләрен җиде кат үлчәп, бер кат кисүче акыл ияләре. Базар капкасыннан да “йомшак” керүчеләр. Нәтиҗәдә, урамнарыбызда Татарстан белән бернинди бәйләнешләре булмаган, хәтта аның кая икәнен дә белмәгән (әйтик: Патрис Лумумба) кеше исемнәре һаман калып тора.

Нәрсәнең дөрес, нәрсәнең ялгыш икәнен аңлап бетерә алмаган халык авызын ачып, башын кашып торган арада, демократия җилләре юнәлешен үзгәртеп, котып ягынан салкын, ачы җилләр исә башлады. Йомшак җәеп, катыга утырган халык җиде юл чатында калды. Юк. Аның бу аяныч хәлдә калуы җитәкчеләрне беркадәр дә борчымый.

Меңләгән, миллионлаган халыкның якты хыялларын тузгытып ату, изге өметләрен шартлатып өзү — иң зур җинаять була түгелме соң?

Изге Рамазан ае буена мәчет-ләребездә җәмәгать белән укылган тәрәвих намазларында үзем күреп белгән, таныш булган бер генә татар зыялысын да очратырга туры килмәде. Бу иш адәмнәр, тараканнар кебек, үзләренең җылы фатирларында посып ятарга яраталар, ахрысы. Илаһи каләм әһелләренең, сүз осталарының да үз халкы арасында булырга теләкләре уянмады, күрәсең. Әллә мәчеткә йөрүне түбәнчелек санап, абруйлары төшүдән курыктылар микән? Әллә башка сәбәпләр чабуларыннан тотты микән? Ничек кенә булмасын, алар Хак Тәгаләгә баш иеп, намаз укучылардан түгелләр икән.

Аллаһыга ышану-ышанмау, мәчеткә йөрү-йөрмәү, әлбәттә, һәр кешенең намус эше. Ләкин, телисеңме-теләмисеңме, әгәр син шушы җәмгыятьнең, милләтнең бер әгъзасы икәнсең, үз халкыңның гореф-гадәтләрен, дини йолаларын ихтирам итеп, алар белән санашып, аларны хөр-мәтләп яшәргә тиешсең. Бу гасырлар буе килгән изге гамәлләр-нең берсе. Асылыбызга кайтуыбызның алшарты.

Тик бу кирәк гамәлләрне үтәү мәҗбүри түгел дип санаучылар да юк түгел әле. Әйтик, кадер киче көнне тәрәвих һәм тәсвих намазларыннан соң озак итеп догалар кылу сәбәпле, мәчеттән гадәттәгедән соңрак калып чыгылды. Юл уңаеннан иртәнге сәхәргә ипи алу теләге белән “Дом обуви” дип аталган йортның 24 сәгать эшләгән кибетенә сугылдым. “Йә Раббым, тәүфыйксызларга тәүфыйк бир” дип, юкка гына теләми шул мөфти хәзрәт Госман Исхакый. Анда Бөек Тукаебызның мәртәбәле премиясенә лаек булган шагыйрьләребезнең берсе исерек хәлдә, кергән-чыкканга төрле сүзләр әйтеп торганын күреп тетрәндем. Нинди хурлык! Иң кадерле кичтә шушы кадәр адәм мәсхәрәсенә калу һич кенә дә килешә торган эш түгел ләбаса. Чөнки кибеткә әледән-әле якын тирәдәге йортларда яшәүчеләр керә. Алар аның кем икәнен яхшы беләләр.

Олы яшьтәге, намаз карты булырга тиешле бу кешенең шушы кадәр тәртипсезлеге халкыбызга кара тап булып ята түгелме? Әгәр синең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талант-сәләтеңне зурлап, шушы дәрәҗәле исемгә лаек дип санаганнар икән, аны рухи-әхлагың, әдәп-тәртибең, күркәм холкың белән дә акларга тиешсең. Кызганыч хәл.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100