news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карантиндагы кешеләр өчен «Әлбәттә» сайтында онлайн-лекцияләр башлана

Беренче эфирда Тимур Хәйдәров Алтын Урда тормышына чума авыруының йогынтысы турында сөйләячәк.

Карантиндагы кешеләр өчен «Әлбәттә» сайтында онлайн-лекцияләр башлана
соцсети

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). «Әлбәттә» сайтында карантинда булган кешеләр өчен махсус «Әлбәттә-кара» онлайн-лекцияләр оештырыла. Бу хакта социаль челтәрләрдә «Теория» оешмасы җитәкчесе, дизайнер Илдар Әюпов хәбәр итте.

«Атнасына ике-өч тапкыр кызыклы галимнәрне чакырачакбыз. Беренче ике лекция агымдагы контекст белән бәйле була», дип хәбәр итә оештыручылар.

Чәршәмбе 19.00 сәгатьтә Тарих институтында Алтын Урданы өйрәнү үзәгенең фәнни хезмәткәре Тимур Хәйдәров чуманың Алтын Урда тормышына ничек тәэсир итүе турында сөйләячәк. Лекция рус телендә була.

Пәнҗешәмбе 19.00 сәгатьтә фольклор белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова авыруларның халык мәдәниятендә чагылышы турында сөйләячәк. Лекция - татар телендә.

Эфирга эләгү өчен, «Әлбәттә» сайтына керергә яки Ютуб каналына язылырга кирәк. Лекцияләрдән соң ютуб чатында сораулар бирергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100