news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карантин вакытында Яшел Үзәндә электрон китап укучылар саны арткан

Татарстан китапханәләрендә карантин чорында китап укучыларга турыдан-туры хезмәт күрсәтү туктатылды.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Карантин вакытында Яшел Үзәндә электрон китап укучылар саны арткан. Бу хакта район китапханәчеләре хәбәр итә.

Районның Безводное авылында модель китапханә булдыру өчен откан федераль грант акчаларына ЛитРес электрон китаплар сервисын яздырган булганнар. Китапханә язылучыларына андагы китапларны түләүсез уку мөмкинлеге тудырылган.

«Карантин вакытында электрон китапханәгә язылучылар саны артуын күзәтәбез. Китапханәчеләребез социаль челтәрләрдә „Читай Зеленодольск“ әдәби марафоны да башлап җибәрделәр», — ди Үзәкләштерелгән китапханә системасы методисты Әнисә Оченева.

Электрон китапханәгә шушы авыл яки район кешеләре генә түгел, әлеге сервисны файдалану мөмкинлеге турында белгән башка район кешеләре дә языла башлаган.

«Тик ул сервис белән ныклап таныша башлагач, татар язучыларының аның белән бик кызыксынмавына игътибар иттем. Ә нигә үз китапларының бер өлешен түләүсез урнаштырмаска? Ул татар әдәбиятына реклама булырга да мөмкин бит», — ди Әнисә Оченева.

Татарстан китапханәләрендә карантин чорында китап укучыларга турыдан-туры хезмәт күрсәтү туктатылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100