news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чикләү кертелүгә карамастан, Биектауның «Тулпар» ресторанында никах мәҗлесе узган

Татарстанда 28 марттан башлап барлык җәмәгать туклануы урыннары ябылырга тиеш иде.

Чикләү кертелүгә карамастан, Биектауның «Тулпар» ресторанында никах мәҗлесе узган
скриншот

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә республикада 28 марттан башлап кафе-рестораннар эшчәнлегендә чикләүләр кертелде. Шуңа да карамастан, шимбә көнне Биектауның «Тулпар» ресторанында банкет үткән. Ресторан администраторы Альбина Усманова кече залда 28 март көнне кешеләр катнашында мәҗлес булуын раслады.

Коронавирус куркынычы сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте 28 марттан 5 апрельгә кадәр җәмәгать туклану урыннарында халыкны кабул итүне тыйды. Бу хакта рәсми карар 27 мартта чыкты. 

Биектауның «Тулпар» ресторанында банкет баруына шимбә көнне «Татар-информ» журналисты Алсу Исмәгыйлева шаһит булган. 

«Тулпар» рестораны администраторы Альбина Усманова сүзләренчә, ресторан администрациясе хөкүмәт карары турында белми калган. «Безнең кулда карар юк иде. Мин яңалыкларны белми калдым, Инстаграмым да юк ичмасам. Мәҗлесләрне үткәрергә яраганны яисә ярамаганны белмәдек. Шимбә көнне банкет сәгать бердә башланды, анда 19 кеше катнашты», — диде администратор.

news_right_1
news_right_2
news_bot