news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карантин авыруы башка культураларга да зур зыян сала - Альберт Кадыйров

Карантиндагы продукциягә сертификатлары булмау аркасында, илледән артык физик зат җаваплылыкка тартылган.

Карантин авыруы башка культураларга да зур зыян сала - Альберт Кадыйров
Султан Исхаков

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Карантин авыруы башка культураларга да зур зыян салырга мөмкин. Бүген бу хакта “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үсемлекләрдә карантин авырулары булдырмау максатыннан узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров хәбәр итте.

Татарстанда фитосанитар зоналардан кайтарыла торган карантиндагы продукциягә сертификатлары булмау, карантиндагы продукциянең билгеләнгән урынга кайтарып җиткерелүе турында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә хәбәр итмәү сәбәпле, илледән артык физик зат җаваплылыкка тартылган. Узган ел белән чагыштырганда хокук бозучылар саны арткан.

“Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идәрәсенең фитосанитар күзәтчелеге һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык тикшерү бүлеге белгечләре һәрдаим рейдлар уздыра. Аеруча бакча эшләре башлангач, язгы чорда актив эш алып барабыз. Кызганыч, карантин үсемлекләр керү очраклары кимеми. Иң беренче чиратта, килгән үсемлекләрнең зарарлы булу булмавын белү өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария лабораториясенә “ җибәрәбез. Аларда зарарлы бөҗәкләр, авырулар табылмаса продукциягә фитосанитар дәүләт беркетмәсе (сертификат) бирелә. Әгәр дә читтән куркыныч, карантин авыру килеп керә икән, башка культураларга да зур зыян килергә мөмкин. Шуңа да саклану чараларын алдан күрергә кирәк”, - дип билгеләп узды белгеч.

Альберт Кадыйров хәбәр итүенчә, сатучылар читтән кайткан продукция турында Россельхознадзор белгечләренә хәбәр итмәсәләр 206 нче карантин канунының 32 нче маддәсен бозган дип табыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100