news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы тарихында бердәнбер гаилә 75 ел парлы гомер кичерүләрен билгеләп үткән

Апас районы тарихында бердәнбер гаилә 75 ел парлы гомер кичерүләрен билгеләп үткән
Фото: http://apastovo.ru/

Апас районы Карамасар авылында яшәүче Мансура әби белән Гыйлаҗ бабай Миңнуллиннар 75 ел парлы гомер иткән. Район тарихында Уңышлы туйларына барып җиткән бердәнбер пар алар. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Бер мәктәптә укып, әлегә кадәр дә таныш булып, аралашып йөрсәләр дә, мәхәббәт чәчкәсе туганнарының туенда бөреләнә. Шул көннән башлап, Гыйлаҗ бабай тормышын Мансура әбидән башка күз алдына да китерә алмый.

Пар атлар җигеп барып алган хәләл җефете белән кулга-кул тотынып, бер уйда, бер фикердә 75 ел гомер итә.

Миңнуллиннар 5 балага гомер биреп, үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстергән. 10 онык, 10 оныкчык өчен дә кадерле һәм бердәнбер алар.

Балалар игелеге күреп, заманча, җылы, нурлы өйләрендә тагын да яктылык өләшеп, кадер-хасияттә яшиләр.

«Балалар тәрбиясе булмаса, алар яратуын тоймасак, без бу көннәрне күрмәгән булыр идек. Шундый балалар үстерүебез өчен сөенәбез. Оныкларыбыз да безнең горурлык», - диләр алар.

Гыйлаҗ бабай һәм Мансура әби Миңнуллиннарны Уңышлы туйлары белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина тәбрик итте. Аларга район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән изге теләкләр, рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм ак шәл белән түбәтәй бүләк ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100