Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Каракүз» фестивалендә Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Җаныем, җанашым» альбомы тәкъдим ителәчәк
Әлтмәттәге «Каракүз» фестиваленең төп кунагы яки амбассадоры, былтыргы кебек үк, Татарстанның атказанган җырчысы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова булачак. 17 июль көнне фестивальдә Сәйдәнең «Җаныем, җанашым» музыкаль альбомын тәкъдим итү ниятләнә. Сәйдә җырларын тере тавышка башкарачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында билгеле булды.
Әйтергә кирәк, бу – Сәйдәнең икенче альбомы. Татар халык җырларыннан торган «Җаныем, җанашым» җыентыгы фестивальнең төп идеясен чагылдыра: традиция үткәндә калмый, ә бүгенге көн сәнгате өчен нигезгә әверелә. Фестиваль «Татнефть» ширкәте ярдәмендә оештырыла.
«Мине икенче ел рәттән җаваплы амбассадор итеп сайладылар, моның өчен «Татнефть»кә бик тә рәхмәтлемен. Бу – җаваплы вазифа. Былтыр фестивальдә беренче тапкыр катнаштым. Андагы кешеләрне күрсәгез иде: һәркемнең күзендә иҗат, дәрт очкыны чагыла. Бу кешеләр арасында булу – минем өчен бәйрәм, илһам чыганагы», – диде Сәйдә Мөхәммәтҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз