Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Каракүз» - 2025: төп кунак кем һәм фестиваль күпмегә төшә?
«Каракүз» этно-модерн фестивале быел Әлмәттә бишенче тапкыр үткәреләчәк. Өч атнаның ялларын колачлау максатыннан, оештыручылар аны 18 июльдә башлап, 3 августта төгәлләргә ниятли.
Быел фестивальнең юбилей елында беренче тапкыр төп кунак та чакырылачак. Оештыручылар аны амбассадор дип атады, бу үзенә күрә бренд илчесе дигән сүз. Фестивальнең быелгы үзенчәлекләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
«Фестиваль аша мәдәни кыйммәтләрне танытабыз»
«Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин әйтүенчә, елдан ел фестивальнең популярлыгы арта. Шул җәһәттән, быел мәйданчыклар саны артып, 18гә җиткереләчәк. Яңа мәйданчыклар халык сораулары, ихтыяҗларына карап туа.
«Без фестиваль аша мәдәни кыйммәтләрне, республиканы танытабыз, республиканың көньяк-көнчыгышында, гомумән, Татарстанда мәдәниятне, сәнгатьне үстерү максатын күзаллыйбыз. Республика, Россия Федерациясеннән генә түгел, якын һәм кайчак ерак чит илләрдән дә киләләр. Кемдер катнашучы, кемдер тамашачы», – диде Ренат Мамин.
Фестивальдә рәссам, дизайнерлар, музыкант, театр сәнгате артистлары катнаша. Төрле халык кәсепчелеге эшләнмәләре дә тәкъдим ителәчәк. «Республика халыклары традицияләре саклансын, популярлашсын дип телибез. Фестиваль белән яшьләр дә кызыксына. Алар төрле мәйданчыкларга килеп, туган як тарихы, сәнгате белән танышкач, яшьләрнең күзләре яна башлый, алар тагын да күбрәк белергә тели», – диде Мамин.
Ел саен 100 меңләп кеше фестивальгә кунак булып килә. Ул быел да фестивальгә килүчеләр шуннан ким булмас дип фаразлады. «Быел Әлмәттә органлы киноконцерт залы төзелеше башланды, электрон органнар да сатып алынды. Шул җәһәттән, фестивальдә яңа мәйданчык оештырыла, анда орган музыкасы фестивале узачак. Шулай ук, ретрит фестиваль булачак», – диде Ренат Мамин. Ретрит мәйданчык күңел практикалары белән бәйле, ул менталь сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән: төрле медитация, цигун пратикалары. «Бу үзенә күрә сәламәт тормыш рәвеше культурасы», – дип саный Ренат Мамин.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Аның сүзләренчә, команда алдында җитди белем бирү программасын оештыру бурычы куелган. «Мастер-класслар, лекция, иҗат лабораторияләре үткәрелә. Гадәттә, фестиваль мәйданчыкларында музыкаль сәнгать өлкәсендә төрле проект идеяләре туа», – диде.
Ренат Мамин, шулай ук, рәсем сәнгате популярлыгы артуын да билгеләп узды. Былтыр берьюлы 500 мольбертта рәсем ясаганнар. Быел 555 мольберт урнаштырырга җыеналар. «Кешеләр рәсем ясарга тели», – ди ул.
«Сәйдә Мөхәммәтҗанова – иң лаеклы кандидатура»
Төп кунак – Татарстанның атказанган җырчысы, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова. «Мәдәният дөньясын кем тәкъдим итәр дигән сорау тугач, шунда ук Сәйдә булырга тиеш дип уйладым. Ул иң күркәм сыйфатларны үзенә алган. Фестиваль фәлсәфәсенә тәңгәл килердәй башка кешене күз алдына китерүе кыен да. Яшь булуына карамастан, халыкара аренада ирешкән уңышлары аның иң лаеклы кандидатура икәнен дәлилли», – диде Ренат Мамин.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Бу - җаваплы вазифа»
Сәйдә фестивальнең рухы үзенә якын булуын әйтте. «Минем иҗатым кебек үк, фестиваль дә безнең гореф-гадәтләребезне, мирасыбызны заманча сулыш белән берләштерергә тырыша. Мине амбассадор итеп сайладылар. Бу - җаваплы вазифа. Фестивальдә беренче тапкыр катнашуым, бу минем өчен дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Мин дә иҗатым аша мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшырырга телим. Каракүз, риваять буенча, берләштерүче образ булып тора. Бу образда матурлык, көч, дәрт, зирәклек, иҗат энергиясе ташып тора», – диде Сәйдә Мөхәммәтҗанова.
Ул махсус фестиваль өчен үзенә яңа образ киеме тегелүен әйтте. Сәйдә алдагы елларда да фестивальне оештыручылар белән хезмәттәшлекне дәвам итеп, төп кунак ролендә булырга ниятли.
Фестиваль күпмегә төшә?
«Таткультресурс» үзәге директоры Алсу Мифтахова әйтүенчә, «Каракүз» фестивалендә һәркем күңеленә ятышлы мәйданчык таба алачак. «Креативлыгы белән фестивальнең исеме республикада гына түгел, читтә дә танылган», – диде. Ул республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән шушы проект өчен «Татнефть» хәйрия фондына рәхмәтен җиткерде. «Мондый форматта бу бердәнбер фестиваль. Төрле юнәлешләрне берләштергән фестиваль хәйрия фондының мәдәниятне үстерүдәге эш нәтиҗәсе булып тора», – дип искәртте.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Татнефть» хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау өлкәсендәге проектлар җитәкчесе Павел Корчагин «Каракүз» фестивалендә этномузыкаль мәйданчыкта бүгенге яшь буынга музыка төрлелеген күрсәтү максаты торганын әйтте. «Аутентик көйләрнең музыкаль-шигъри мәдәниятне үстерүдә потенциалы зур», – дип саный ул.
Корчагин быел фестиваль географиясе киңәйгәнен искәртте: татар, рус, якут, чуваш, башкорт, удмурт, бурят, якын чит илдән казах коллективлары чыгышлары көтелә.
Димәк, 18-19 июльдә фестивальнең ачылышы һәм чараның төп кунагы Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгышы «Каракүз» скверында узачак. Оештыручылар республика халкы һәм кунакларын фестивальгә чакырып калды.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Мондый киң масштаблы проект күпмегә төшә соң? Ренат Мамин финанслау күләмен сер итеп калдырды. Журналистларның берсенең, мөгаен, компания өчен бу иң чыгымлы проекттыр, дигән соравына: «Компания масштабларында иң чыгымлы проект дип әйтә алмыйм. Фестивальнең мәдәният үсешенә тәэсирен бәяләгәндә, иң нәтиҗәле социаль инвестициядер бу. Иң мөһиме, инвестицияләр дөрес юнәлешкә кертелә. Катлаулыкларга карамастан, компания биш елда бер тапкыр да социаль инвестицияләрен киметмәде, төрле юнәлешләргә дистәләгән миллиард сум сарыф ителә: торак төзелеше, төрле социаль проектлар… Компания өчен социаль инвестицияләр чыгымга керми. Без моны сүз белән түгел, эш белән дәлиллибез», – дип җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз