Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Карактан кала, янгыннан калмый…
Карактан кала, янгыннан калмый…
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Республикада үткән ял көннәрендә 24 янгын чыгу очрагы теркәлгән, шулар исәбендә 6сы фаҗигале үлем белән тәмамланган.
Минзәлә районының Югары Юшад авылында шәхси йорт тулысынча янып беткән. Йорт хәрабәләрен тикшергәндә, янгын сүндерүчеләр 72 яшьлек ир-атның үле гәүдәсенә тап була. Янгын чыгуның төп сәбәбе - исерек хәлдә тәмәке тарту.
Түбән Кама шәһәрендә янгын ут төртү нәтиҗәсендә чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 4 гаражга зыян килгән. Нәтиҗәдә, билгесез ир-атның үле гәүдәсе табылган.
Арча районының Ашабаш авылында шәхси йорт яну турында күршеләре хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, янгын йортны камап алган була, өй эчендә 92 яшьлек әбинең һәм 3 яшьлек оныгының мәете табылган. Ә 65 яшьлек йорт хуҗасы куллары һәм бите пешү нәтиҗәсендә, хастаханәгә озатылган. Янгын чыгуның сәбәбе - газ приборларын дөрес файдаланмау.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, күп очракта янгыннарда өлкән кешеләрнең һәм балаларның гомере өзелә. Шуңа күрә, янгынга каршы дәүләт хезмәте республиканың барлык гражданнарын балаларга һәм картларга игътибарлы булырга чакыра. Балаларның үзләрен генә өйдә калдырмаска, ут чыгу мөмкинлеге булган әйберләрне аларның кул астыннан ераграк тотарга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз