Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Караклык 2025 елда Россиядә иң киң таралган җинаять булган
Караклык Россиядә иң киң таралган җинаять булып кала бирә. 2025 елда илдә 454 меңгә якын шундый очрак теркәлгән, дип хәбәр итә ТАСС.
2024 ел белән чагыштырганда урлаулар саны кимүгә карамастан, бу күрсәткеч барлык категория җинаятьләр арасында иң югары булып кала бирә. Шул ук вакытта хәзерге дәрәҗә соңгы елларда минималь булып тора: кимү 2015 елдан бирле дәвам итә, ул вакытта миллионнан артык урлау теркәлгән.
Статистика мәгълүматлары буенча, 2025 елда 13 меңнән артык сәламәтлеккә авыр зыян салу, 6,2 мең янап куркыту, 6 меңгә якын үтерү, 3,4 мең көчләү, 2,7 меңнән артык хулиганлык һәм 2,5 меңгә якын талау җинаяте теркәлгән.
Бер ел эчендә Россиядә барлыгы 1 млн 771 мең җинаять теркәлгән – бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 7,3 процентка кимрәк. Теркәлгән җинаятьләр үсеше РФнең биш төбәгендә билгеләнгән, 80 төбәктә кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз