news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренең өендәге камерадан язманы Тикшерү комитеты күрсәтте

Коралланган ике карак йорт хуҗасын һәм аның хатынын бәйләгән, ләкин ир-ат алардан котылып, каршылык күрсәткән.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренең өендәге күзәтү камералары язмаларын тәкъдим итте.

Кадрларда күренгәнчә, коралланган караклар куллары бәйләнгән ир-атны йортка алып керә.

  • 11 сентябрь иртәсендә ике карак Евгений Деданин йортына басып кергән, ирне һәм аның хатынын бәйләгәннәр. Һөҗүм итүчеләр видеокамерага игътибар иткән арада, эшмәкәр котылып өлгергән, ике пычак алган һәм каракларга кадаган. Деданин сүзләренчә, җинаятьчеләрнең берсе атарга теләгән, ләкин корал атмаган.

Йортка һөҗүм итү факты буенча “Талау” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ә каракларның үлеме буенча, “Саклануның тиешле чикләрен узып, үтерү” маддәсе нигезендә эш ачылган.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр Бөгелмәдә яшәүче 41 яшьлек ирнең өенә куелган видеокамера язмаларын тикшерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot