news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренә карата ачылган җинаять эшен Прокуратура кире какты

Прокуратура фикеренчә, Тикшерү комитетының җинаять эше ачу турындагы карары законлы түгел һәм кире кагылырга тиеш.

Каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренә карата ачылган җинаять эшен Прокуратура кире какты
соцсети, скриншот, Салават Камалетдинов

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ").  Каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренә карата җинаять эше ачу турындагы карарны Татарстан Республикасы Прокуратурасы  кире какты. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы фикеренчә, Тикшерү комитетының җинаять эше ачу турындагы карары законлы түгел һәм гамәлдән чыгарылырга тиеш.

12 сентябрь иртәсендә битлекләр кигән һәм коралланган ике карак Бөгелмәдә танылган эшмәкәр Евгений Деданин йортына басып кергән. Ирне, аның хатынын һәм аларда кунакта булган дустын бәйләгәннәр. Деданин һәм аның дусты котыла алган. Ир-атлар арасында чыккан сугыш вакытында, эшмәкәр пычак алган һәм җинаятьчеләргә берничә мәртәбә кадаган. Алган яралардан караклар вафат булган.

Тикшерү җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклаган – алар Самара өлкәсендә яшәүче Иван Нетроголов һәм Владислав Колоярцев. Моннан тыш, каракларның өчәү булуы да ачыкланган – аларның берсе качып котылган, ләкин бераз вакыттан соң кулга алынган.

Әлеге факт буенча Евгений Деданинга карата “Саклануның тиешле чикләрен узып үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Шул ук вакытта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы Деданиннар гаиләсенә һөҗүм итү буенча, “Талау” маддәсе нигезендә дә җинаять эше ачкан.

Татарстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, РФ Җинаять кодексының 37 маддәсенең беренче бүлеге нигезендә, берничә очракта көч куллану җинаять булып саналмый. Саклану кирәк булган вакытта, сакланучының яки башка кешеләрнең шәхесен һәм хокукларын, җәмгыятьнең яки дәүләтнең закон белән якланган мәнфәгатьләрен куркыныч җинаятьчедән яки башка заттан яклаганда, әгәр бу җинаять көчләү булса, сакланучы яки башка затның гомеренә куркыныч тудырса, җинаятьчегә зыян салу, җинаять булмый.

Сакланучының яки башка затның гомеренә куркыныч тудыручы, көч кулланылган җәмгыятькә куркыныч җинаять, аны кылган вакытта сакланучының яки башка затның гомерен зур куркыныч астына куйган гамәл булып санала. Сакланучының яки башка затның гомерен куркыныч астына куеп, корал куллану яки корал урынына кулланган предметлар - мондый җинаятьне раслый.

“Шулай итеп, Бөгелмә эшмәкәре тиешле саклану чараларын кулланган. Аның саклануның тиешле чикләрен узу турындагы тикшерү нәтиҗәләре объектив мәгълүматлар белән дәлилләнмәгән”, - дип әйтте “Татар-информ”га Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100