news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каракларның банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулы барлыкка килгән

Мошенниклар еш кына банкоматка булган чиратта «эшли һәм счеттан акчасы урланган корбан булып кылана.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Мошенниклар карта ияләреннән акча урлауның яңа ысулын уйлап тапкан. Алар автоподставщиклар, уенчылар һәм акча янчыкларын «югалткан» кеше рольләрен уйнап, социаль инженерия алымнарын куллана, дип яза «Известия».

Мошенниклар банкоматка чиратта «эшли». Сезнең алда торган клиент картасын банкоматта онытып калдыра. Сез аны автомат рәвештә тартып чыгарасыз, ә аннары хуҗасы югалган картасы артыннан кире әйләнеп кайта, балансны тикшерә һәм сезне аның картасыннан берничә мең сум акчасын алуда гаепли.

Бу вакытта «Корбан» сүзләрен раслаучы шаһит пәйда була. Алар сезгә яный башлый һәм «урланган» акчаны кире кайтарырга мәҗбүр итә.

Мондый хәлдә психологик прессингка бирелмәскә, ә полиция чакыртырга киңәш итәләр, чөнки банкоматларда камералар бар, ә картадагы барлык операцияләр банк тарафыннан теркәлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100